+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
30 ноябрь 2020, 11:50

Ковидтан кичә дә, бүген дә яңа үлем очраклары теркәлде

29 ноябрьдә Караидел районыннан 1963 елгы хатын-кыз вафат булса, бүген Уфада яшәүче 1937 елгы ирнең гомере өзелде.

29 ноябрьдә Караидел районыннан 1963 елгы хатын-кыз вафат булса, бүген Уфада яшәүче 1937 елгы ирнең гомере өзелде.
Мәрхүмнәрдә, ковидтан тыш, башка авырулар да күзәтелгән: алар - астма, шикәр чире, симерү һәм башкалар.
Әйткәндәй, республикада коронавирус йоктыручылар 14264кә җитте. Соңгы тәүлектә куркыныч инфекция янә 138 кешедә теркәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 537 кеше дәвалана, аларның 37се авыр хәлдә, 14е үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1723 кеше амбулатор дәвалана. Соңгы тәүлектә 32 кеше савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 11922.
Пневмония белән авыручылар да көн саен ачыкланып тора, соңгы тәүлектә бу диагноз 387 кешегә куелган. 390 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы 1698143 тикшеренү үткәрелгән, 1643695 кеше тикшерелгән.
Соңгы тәүлектәге тикшеренүләр саны – 8841, 8729 кеше тест үткән.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас