Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Республика клиник сугыш ветераннары госпиталендәге һәм 13нче Уфа дәваханәсенең бер корпусындагы коронавирусны дәвалау өчен үзгәртелгән койка фондын гадәти эш режимына күчерергә тәкъдим итте.
Чөнки 1 декабрьдән Стәрлетамактагы яңа йогышлы авырулар госпитале файдалануга тапшырылу сәбәпле, республиканың сәламәтлек саклау системасы ковидны дәвалау өчен яңа мөмкинлекләр алачак. Радий Хәбиров башлангычны хуплады һәм эшне ветераннар госпиталеннән башларга кушты.
Башкортстанда гриппка каршы вакциналау дәвам итә. Үткән атнада республика 193 мең доза яңа вакциналар партиясе алды. Тагын бер партия атна дәвамында көтелә. Республика халкының 40 проценты прививка ясаткан.
Декабрь башында Башкортстан ковидка каршы вакцинаның чираттагы партиясен алачак. Республикада аның өчен тиешле шартлары булган саклау урыны әзерләнгән. Радий Хәбиров Сәламәтлек саклау министрлыгына күпләп халыкны вакциналауны үткәрүгә әзерләнергә кушты. Бу чара Башкортстанда ковид таралуга каршы көрәшкә нәтиҗәле өлеш кертергә тиеш.
Республикада ковидка каршы Ситуацион үзәк эшен дәвам итә. 23-29 ноябрьдә белгечләр 5277 шалтырату кабул иткән. Барлыгы 16 ноябрьдән (347) 218-19-19 телефоны буенча кайнар элемтәгә 10913 шалтырату килгән.
Радий Хәбиров бу атнада оператив штабның пандемия шартларында Яңа елны бәйрәм итүне оештыру буенча карар кабул итәчәген дә әйтте.