Бу куркыныч авыру белән әби 3 тапкыр авырган.Италиянең Арден шәһәрендә яшәүче Мария Орсингер (июль аенда аңа 101 яшь тулачак) инде өч тапкыр коронавирус авыруын кичергән, әмма шуңа да карамастан, үзен яхшы хис итә.- Беренче тапкыр әни коронавирусны февраль аенда йоктырды һәм дәваханәгә эләкте. Табиб белдерүенчә, ул бу авыруны җиңел үткәнгән беренче өлкән кеше булды. Аның чынлыкта температурасы да булмады. Әмма ике ай элек аңа коронавируска яңа тест ясадылар, ул тагын уңай нәтиҗә бирде, - дип сөйләгән аның кызы Карла.- Әни икенче тапкыр дәваханәдә 18 көн үткәрде. Табиблар һәм шәфкать туташлары безгә көн саен шалтыраттылар, һәм алар аның авыруны ничек кичерүенә гаҗәпләнделәр. Барысы да яхшы булды, - дип сөйләгән аның икенче кызы Инес.Арытаба хатын картлар йортына җибәрелгән. Бер атнадан соң андагы кешеләрне янә коронавируска тикшергәннәр һәм әбидә ул янә табылган. Әмма аңарда авыруның бер билгесе дә юк. Әлеге вакытта табиблар бу хәлне берничек тә аңлата алмый.Фото: РИА Новости