Соңгы тәүлектә янә 142 якташыбызда ковид ачыкланды.Әле республика дәваханәләрендә 542 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 40ы авыр хәлдә, 14 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.Авыруны чагыштырмача җиңел формада кичерүче 1772 кеше амбулатор дәвалана. Бер тәүлектә 87 кеше коронавирустан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 12009.Кызганычка каршы, республикада ковидтан вафат булучылар да көн саен теркәлеп тора. Соңгы тәүлектә янә бер якташыбызның бу инфекциядән гомере өзелде. Уфада яшәүче 1968 елгы ирдә аорта атеросклерозы, гипертония авыруы, паренхиматоз органнарның дистрофиясе дә күзәтелгән. Башкортстанда ковидтан вафат булучылар саны 83кә җитте.Пневмония очраклары да көн саен ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә янә 406 кешегә бу диагноз куелган. 412 кеше пневмониядән савыккан.Барлыгы 1708692 тикшерү үткәрелгән, 1654005 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшерүләр саны – 10549, 10310 кеше тест үткән.