Бүген республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин һәм аның беренче урынбасары Азат Рәхмәтуллин Салаватта шәһәр дәваханәсенең яңартылган корпусын ачу тантанасында катнаштылар.
Хәзерге вакытка әлеге корпуста түбәләр, фасад, инженерлык челтәрләре һәм электр белән тәэмин итү җайланмалары ремонтланды һәм реконструкцияләнде. Шулай ук эчке бүлмәләрне яңадан планлаштыру һәм бизәү эшләре башкарылды. Керү комплексы уңайлы пандус белән җиһазландырылган.
Алты катлы бинада күп кенә бүлекләр урнашкан, аларда салаватлылар сыйфатлы медицина ярдәме алачак.
Реконструкциянең бәясе 371 миллион сумнан артып киткән. Сатып алынган медицина җиһазлары һәм мебель бәясе - 101 миллион сумнан артык.
- Эшләрнең үтәлешен һәм сыйфатын уңай бәялим. Штат оештырылган. Яңартылган корпус ачылу белән кан әйләнеше системасы авырулары булган пациентларга медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты артачак, терапевтик бүлек пациентлары өчен шартлар яхшырачак, — дип ассызыклады Максим Забелин.
Ул билгеләп үткәнчә, уңайлы шартларда сыйфатлы медицина ярдәме Салават халкына гына түгел, якын-тирә районнар халкына да күрсәтеләчәк.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгы