– Без Стәрлетамактагы яңа клиник-диагностика йогышлы авырулар үзәген төзүгә 10 октябрьдә тотындык һәм 50 көн үтүгә төп төзелеш-монтаж эшләре тәмам, – диде бүген республика Хөкүмәте Президиумы утырышы барышында Премьер-министр Андрей Назаров.Корпусның гомум куәте 74 бокслы палатадан тора. Аларның 60ы – тәүлек әйләнәсендә дәвалану палаталары (40 өлкәннәр һәм 20 балалар палатасы), 14 реанимация боксы (аларның өчесе – балаларныкы, тугызы - өлкәннәр өчен, берсе - операциядән соң, берсе бала тудырганан соң урнаша торган бокс). Комплекс составына тулай торак, сакчылар посты, кислород станциясе, баклаборатория, автоюгыч, чистарту корылмалары һәм дизель электр станциясе керә.Штат режимында биредә 74 койка каралган. Өстәмә рәвештә 260ка кадәр койка урнаштыру мөмкинлеге бар. Ә гадәттән тыш хәлдә 100 процент кислород тоташтырып, 350 койкага кадәр җәелдерергә була.Йогышлы авырулар бүлеге урмага чыга торган ике шлюзлы бокслар һәм санитар бүлмәләр белән тәэмин ителгән. Яңа коронавирус инфекциясеннән катлаулылыклар килеп чыгу очрагында пациентның тормыш функцияләрен тәэмин итү өчен үпкәләргә ясалма вентиляция ясау буенча 36 аппарат, кислород концентраторлары алырга планлаштырыла.Аерым бүленгән кабул итү-диагностика бүлеге КТ, рентген аппаратлары белән тәэмин ителгән, ЭКГ, эндоскопия, экспресс-лаборатория бар. Үзәк проектында операция, бала тудыру бүлмәләре каралган. Балалар өчен аерым блок бар.Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин яңа филиалның кадрлар белән тәэмин ителгән һәм пациентларны кабул итәргә әзер булуын билгеләде. Шәхси саклану чаралары, материаллар, дару препаратлары алынган.Андрей Назаров төзелештә катнашкан һәммәсенә рәхмәт белдерде, тәҗрибәнең эшләрне сыйфатлы һәм тиз башкарырга ярдәм итүен билгеләде.