+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
1 декабрь 2020, 11:15

Вакцина һаман юк!

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Ел саен 1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.Бу көн рәсми рәвештә 1988 елда игълан ителде. Бөтен дөньяда куркыныч авыру эпидемиясе күп еллар дәвам итә, ләкин ВИЧ-инфекциясенә каршы вакцина әлегә кадәр булдырылмаган, чөнки аны эшләгәндә кеше иммунодефициты вирусының югары үзгәрүчәнлегенә бәйле кыенлыклар туа.1987 елдан башлап, Башкортстанда 35 699 ВИЧ-инфекцияле кеше ачыкланган, 11 093 кеше вафат булган. 21 311 ВИЧ-инфекцияле кеше исәптә тора, шуларның 12 278е - ир-ат (57,61%), 9033е - хатын-кыз (42.39%).ВИЧ-инфекцияле кешеләр арасында 61,04 процент - шәһәр халкы, 37,81 процент - авыл халкы, 1,15 процент - билгеле бер яшәү урыны булмаган затлар.Быел республикада ВИЧ-инфекцияне тапшыруның төп юлы - җенси юл - 82,91%, икенче урында - парентераль юл - 16.6%, өченчедә – вертикаль (йөклелек вакытында, бала туганда) - 0,49%.Башкортстан Республикасында ВИЧ-инфекцияне диагностикалау 16 лабораториядә башкарыла. Өч лаборатория Уфа шәһәрендә: Республика клиник онкология диспансеры, Республика кан җибәрү станциясе һәм СПИДка каршы профилактика һәм көрәш буенча республика үзәге базасында урнашкан.Фото: glavvrach.com
Читайте нас