+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 декабрь 2020, 16:55

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне

Хәзер бу көнне бәйрәм дияргә дә була, чөнки СПИД инде үлем карары түгел.

Хәзер бу көнне бәйрәм дияргә дә була, чөнки СПИД инде үлем карары түгел.
21нче гасырда мәгълүмат зур кыймәт булып тора. Үзеңнең ВИЧ-статусыңны белү безгә озын бәхетле гомер, сәламәт балалар тудыру мөмкинлеге бирә. Хәтта инфекция барлыгы ачыкланган хәлдә дә антиретровирус терапиясе нәтиҗәсендә тормыш сыйфаты саклана.
Бүген Русиядә 900 меңгә якын кеше ВИЧ белән яши. 2019 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, уңай тенденция күзәтелә. Инфекция йоктыручылар кими бара. 2017 елда 85, 8 мең кеше булса, былтыр 80,1 мең кешедә инфекция ачыкланган. Тикшеренү үтүчеләр саны да ел саен арта бара.
ВИЧ-статусыңны белүнең бердәнбер юлы – тест үтү. Аны теләсә кайсы поликлиникада, СПИД үзәгендә, медицина учреждениесендә үтәргә була.Менә биш ел Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы ВИЧка тест үтү буенча акцияләр үткәрә. Быел ул илнең 216 шәһәрендә үтте.
“Иң яхшы СПИД-үзәк” конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Бу елның иң яхшы СПИД-үзәкләре булып Башкортстанның “Республика СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәш һәм профилактика буенча үзәге”, “Ямал-Ненец СПИД белән көрәш һәм профилактика буенча округ үзәге” билгеләнде. Тагын 12 СПИД-үзәк 4 номинациядә дипломнар белән бүләкләнде.
Фото: вмометаллострой.рф
Читайте нас