Коронавирус инфекциясе йоктырып авырган кешеләр, бу чир белән очрашмаган яшьтәшләренә караганда, тизрәк картая икән. Бу хакта Джордж Мейсон университетының системалы биология профессоры Анна Баранова белдергән."Ковидны җиңел формада гына үткәрүчеләрне дә иртә картаю күренеше урап узмый. Әлеге җәһәттән күләмле тикшеренүләр уздырдык, аларның нәтиҗәләре бик күңелле түгел," - ди билгеле биолог.Бу тикшеренүләрдә ковидны җиңелчә һәм уртача авырлыкта уздыручылар катнашкан. Алар барысы да амбулатор рәвештә, ягъни өендә генә дәваланган. Тик, шуңа карамастан, барлык пациентларның да эчке органнары ковидтан зур зыян күргән.Иң хәвефле патология йөрәк эшчәнлегендәге тайпылышлар түгел, ә бавырның майлы гипотозы һәм ашказаны асты бизе тукымаларының эштән чыгуы икәнлеге ачыкланган. Мондый диагноз кешеләргә, гадәттә, 60 яшьтән соң куела, ә коронавирус белән авырып савыкканнарда ул 40 яшьтән соң ук башлана.Профессор әйтүенчә, коронавирус адәм баласының яшәү ресурсларын азайта, гомерен кыскарта.Фото: novayagazeta.ru