+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 декабрь 2020, 12:10

Хушлашасы иде синең белән, ковид...

Каһәрле инфекция тагын ике якташыбызның гомерен өзде.

Каһәрле инфекция тагын ике якташыбызның гомерен өзде.
Шулай итеп, Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 85кә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 142 кешедә ачыкланды. Барлыгы республикада бу авыруны йоктыручылар саны 14548гә җитте.
Әле республика дәваханәләрендә 549 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 43е авыр хәлдә, 11 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1774 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 131 кеше ковидны җиңгән. Барлыгы республикада ковидтан савыгучылар саны 12140ка җитте.
Пневмония очраклары да көн саен күпләп ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 427 кешегә куелган. 433 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы 1719709 тикшеренү үткәрелгән, 1664661 кеше тикшерелгән. Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 11017, 10656 кеше тест үткән.
Фото: baikal24-sport.ru
Читайте нас