Берәдәк эт ияләштергән ата-анасы аны вакытында табибларга күрсәтмәгән. Моның өчен җавап тотарлармы?«Август аенда баланың ата-анасы берәдәк этне тәрбиягә ала. Бу эт шәхси йорт ишегалдында яшәп тора. Аннары эт үлә, аны күмеп куялар һәм беркемгә дә хәбәр итмиләр. Бала шушы эт тешләгәннән соң авыру йоктырган», — дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы Волгоград өлкәсе буенча сәламәтлек саклау комитетына сылтама белән.Берәдәк эт тешләгән баланы әнисе Паллас районы дәваханәсенә китерә, аның хәле бик авыр, аягында эренле зур яра була. Табиблар җентекләп тикшергәч, балага "котыру чире" диагнозы куя. Кызганычка каршы, авыру дәвалауга бирешми. Кызда агония башлана, ул район дәваханәсе хезмәткәрен, туганнарын тешләргә дә өлгерә.Волгоградның иң яхшы табиблары биш көн дәвамында баланың гомерен саклап калу өчен тырыша. Ләкин, кызганычка каршы, котыру чире — үлемгә китерә торган авыру. Котырган хайван тешләгәннән соң 10 көн эчендә вакцина кадалса гына кешене коткарып була,Шунда урынлы сорау туа: ата-аналар кая караган, алар кызның үлеме өчен җавап тотармы? Әлегә бу мәсьәләгә аныклык кертүче юк.Фото: i0.wp.com