+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
2 декабрь 2020, 18:00

Ульяновск өлкәсе Стәрлетамактан үрнәк ала

2 декабрьдә Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте рәисе Александр Смекалин җитәкчелегендәге делегация Стәрлетамакта урнашкан клиник-диагностик инфекция үзәгендә булды. Кунакларны Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин озатып йөрделәр.

Исегезгә төшерәбез, Стәрлетамакта яңа клиник-диагностик инфекция үзәге төзелеше 10 октябрьдә башланган иде һәм 1 декабрьдә тәмамланды. Хәзер монда җиһазларны эшләтеп җибәрү эшләре бара.
Андрей Назаров Зубовода төзелеш тәҗрибәсе Стәрлетамакта яңа үзәк проектын камилләштерергә мөмкинлек биргәнен билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, Зубоводагы госпиталь куелган бурычларны тулысынча үти - дүрт меңнән артык пациент анда инде дәвалану узган.
Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте рәисе Александр Смекалин хәбәр иткәнчә, төбәкнең Башкортстан тәҗрибәсен үзләштерү буенча җитди ниятләре бар.
Фото: рravitelstvorb.ru
Читайте нас