“Башинформ” мәгълүмат агентлыгына Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча төп штаттан тыш белгече Дамир Вәлишин бу хакта мәгълүмат биргән.Белгеч ассызыклавынча, антибиотиклар куллануга төгәл күрсәтмәләр бар.– Ковид – вируслы инфекция, ул антибиотиклар белән дәваланмый. Антибиотиклар бактерияләргә генә йогынты ясый. Шуңа күрә алар бактериаль катлаулылыклар кушылганда гына табиб тарафыннан языла, – дип аңлата Дамир Вәлишин. –Ләкин ни өчендер халыкта шундый стереотип барлыкка килгән: авыру белән табиб күрсәтмәсеннән башка антибиотик эчә башлыйлар. Бу бит, киресенчә, организмга начар йогынты ясый.Монда, иң беренче чиратта, антибиотикка яраклашкан бактерия штаммнары турында сүз бара, алар соңыннан авыр чирләр китереп чыгарырга мөмкин.Бу хакта тулырак: Бесконтрольный прием антибиотиков для профилактики COVID-19 крайне опасен - эксперт (bashinform.ru).