+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
3 декабрь 2020, 09:30

Башкортстанда ковид 86нчы корбанын алды...

3 декабрьнең 11. 00 сәгатенә күрсәткечләр буенча, Башкортстанда ковид йоктыручылар 141 кешегә артты.

3 декабрьнең 11. 00 сәгатенә күрсәткечләр буенча, Башкортстанда ковид йоктыручылар 141 кешегә артты.
Барлыгы республикада яңа коронавирус инфекциясе 14 689 кешедә теркәлде.Кызганычка каршы, ковид республикабыз кешеләренең гомерен өзүне дәвам итә. Соңгы тәүлектә тагын бер кешенең үлеменә ковид сәбәпче булуы билгеле. Барлыгы Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 86га җитте.Пандемия башыннан алып, республикада 12 211 кеше ковидтан савыккан булып санала. 71 якташыбыз соңгы тәүлектә бу инфекцияне җиңгән.Әле Башкортстанда 2392 кеше коронавирус белән авырый. 538 кеше - дәваханәләрдә табиблар күзәтүе астында, авыруны чагыштырмача җиңел формада кичерүче 1854 кеше амбулатор дәвалау ала.Кызганычка каршы, ковид кына түгел, пневмония белән авыруның яңа очраклары да көн саен 400дән артык кешедә ачыкланып тора.
Фото: aamc.org
Читайте нас