Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 14833кә җитте.
Соңгы тәүлектә республикада ковид йоктыруның 144 яңа очрагы теркәлде. Әле республика дәваханәләрендә 575 кеше ковидтан дәвалана. Аларның 48е авыр хәлдә, 10ы үпкәләргә вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 1884 кеше өйләрендә дәвалана.
Соңгы тәүлектә 76 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны –12287.
Кызганычка каршы, көн саен диярлек республикада ковидтан яңа үлем очраклары теркәлеп тора. Соңгы тәүлектә яңа коронавирус инфекциясе янә бер кешенең гомерен алып китте. Шулай итеп, Башкортстанда бу инфекциядән вафат булучылар саны 87гә җитте.
Пневмония дә чигенергә уйламый әле, көн саен күпләп яңа очраклар ачыкланып тора. Соңгы тәүлектә 408 кешегә бу диагноз куелган. 416 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы 1 742 032 тикшеренү үткәрелгән, 1 686 326 кеше тикшерелгән.Соңгы тәүлектәге тикшеренүләр саны – 11 357, 11030 кеше тест үткән.