+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
5 декабрь 2020, 08:45

Вакцина алдыннан 42 көн эчмәскә!

Вице-премьер Татьяна Голикова коронавирустан прививка ясарга ниятләүчеләргә киңәшләр бирде.

Вице-премьер Татьяна Голикова коронавирустан прививка ясарга ниятләүчеләргә киңәшләр бирде.Аерым алганда, Голикова русиялеләргә вакциналау алдыннан 42 көн алкоголь кулланмаска кушты, чөнки иммунитетны формалаштыру процессы өчен нәкъ менә шуның кадәр вакыт кирәк. Шулай ук бу чорда күп кеше яшәгән урыннарда йөрүдән тыелырга, битлек кияргә һәм социаль дистанцияне үтәргә киңәш ителде."42 көн дәвамында чир йоктырмау мөһим. Вакциналау - ул яклау гына түгел, җаваплылык та. Мондый карар кабул иткәндә, без шушыңа таянырга тиеш", - диде ул.Голикова сүзләренә караганда, беренче этапта прививкаларны укытучыларга, медикларга, социаль хезмәткәрләргә, хокук сакчыларына ясаячаклар. Өстенлекле категорияләрнең төгәл исемлеген Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаячак.Фото: кп.ру
Читайте нас