+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
5 декабрь 2020, 08:50

Вакцина бар, прививка кемгә ясала?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикага коронавирустан беренче партия вакцина килү турында хәбәр итә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикага коронавирустан беренче партия вакцина килү турында хәбәр итә.- Русия Президенты кушуы буенча коронавирус йогышына каршы көрәшнең яңа этабын башлыйбыз. Республикага Гамалей исемендәге үзәктән ике компонентлы "Вектор" вакцинасының 1200 доза беренче эре партиясе - Гамалея-КОВИД-Вак килде.Беренче чиратта, зарарланган кешеләр белән эшләүче медиклар, укытучылар, социаль хезмәткәрләргә прививка ясалачак. Аннары ел ахырына кадәр зуррак партия вакцина көтәбез.Без күпме доза төяп җибәрә алуыбыз күбесенчә җитештерүче куәтләренә бәйле, халыкның киң катламнарына вакцинация ясый башлау өчен күбрәк алырга тырышырбыз. Шулай, эзлекле рәвештә, күмәк иммунитет булдырачакбыз.Һәм, сүз уңаенда, алдан ук мошенник спекуляцияләргә чик кую өчен, коронавирустан прививкалар бушлай, табиблар юлламасы буенча һәм бары тик дәүләт дәваханәләрендә һәм поликлиникаларында гына ясала, дип кисәтәм.Әлегә шәхси эшкуарларда алар юк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, - дип яза ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.Фото: "ВКонтакте"
Читайте нас