+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
6 Декабря 2020, 08:45

Бирешмә, Саша!

Бәләбәй районының Приют авылында яшәүче 23 яшьлек Александра Абрамова ике ел инде ракка каршы көрәшә.

Бәләбәй районының Приют авылында яшәүче 23 яшьлек Александра Абрамова ике ел инде ракка каршы көрәшә.


Аңа "селәгәй бизенең аденокистик яман шеше" диагнозы куелган. Кыз Мәскәү клиникаларында ярдәм эзләргә булган, чөнки аңа Башкортстанда тәкъдим ителгән дәвалау ысулы нәтиҗәсез булып чыккан.


"Соңгы "химия"не организм авыр кичерде. Мөгаен, мин аны бүтән кичерә алмам. Миңа беркайчан да болай начар булганы юк иде, коточкыч авырту, хәлсезлек... Барлык күрсәткечләр дә начар, шуңа күрә табиблар курсны туктатырга карар кылды. Мин дәваханәдән чыктым, әмма бирешергә җыенмыйм. Хәзер документлар әзерлим, кирәкле анализларны җыям, аларны Мәскәү клиникаларына җибәрәчәкмен. Анда мине кабул итәрләр һәм ярдәм күрсәтерләр дип өметләнәм", - ди Александра.


Александраның колагы артында сәер шеш 2018 елның җәендә үк табылган. Ул чакта дөрес диагноз куелмый. Кыз йоклап китү өчен авыртуны баса торган дарулар эчүен таный. Быел августта табиблар, ниһаять, төгәл диагноз куйган, тик операциягә җөрьәт итмәгән. Шуңа күрә Александрага «химиотерапия» билгеләгәннәр.


Ул берничә курс узган, тик авыру әлегә чигенми. Хәзер Александра рухи-әхлакый ярдәмгә мохтаҗ. Кемнеңдер синең белән ахыргача янәшә булачагына ышану бик мөһим. Шуны аңлап яшәсәк иде...


Фото: кп.ру
Читайте нас