Соңгы тәүлектә республикада "COVID-19" диагнозы 146 кешедә расланган.
Шулай итеп, инфекциялеләрнең гомум саны 15 121гә җитте.
Хәзерге вакытта дәваханәләрдә 596 кеше ята., аларның 45е авыр хәлдә һәм 12се ИВЛ ярдәменә мохтаҗ. Амбулатор дәвалауны 2020 кеше ала.
Соңгы тәүлек эчендә коронавирус инфекциясеннән 18 кеше савыккан. Башкортстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 12 415 кеше савыккан.
Шулай ук төбәктә COVID-19дан үлүчеләр саны да артты.. Корбаннар исемлеге ике кешегә тулыланды. Алар - 1952 һәм 1943 елгы ирләр. Икесенең дә хроник авырулары теркәлгән.
Элеккечә, дәваханәдән тыш пневмония күп ачыклана: 389 яңа авыру һәм 396 кеше сәламәтләнгән.