+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 декабрь 2020, 13:00

17 кеше реанимациядә

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 инфекциясен йоктыручылар саны буенча мәгълүматлар җиткерде.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 инфекциясен йоктыручылар саны буенча мәгълүматлар җиткерде.

Төбәкнең сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын башкаручы Динара Еникеева сүзләренә караганда, коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 15 265 кешегә җиткән. Узган тәүлектә үсеш — 144 кеше. Авыручыларның 48 проценты — 26-50 яшьтә, 22 проценты- — 51-60 яшьтә.

Стационар дәвалануда уртача һәм авыр дәрәҗәдәге 580 кеше кала. ИВЛ аппаратларына 11 пациент тоташтырылган, реанимацияләрдә интенсив терапия бүлекләрендә 17 кеше бар.

Төбәк Башлыгы өлкән яшьтәге гражданнарның COVID-19 белән авыру очраклары кимү турында белдерде. Ул әлеге күрсәткечкә 65 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк кешеләр өчен үзизоляция режимын кертү нәтиҗәсендә ирешүне билгеләп үтте.

"Өлкәннәребезне үзизоляциягә утыртуыбыз кемгәдер бик күңелсез булды, ләкин шуны ассызыклыйсы килә, узган атна уртасына 65 яшьтән үткәннәр арасында авыручылар саны 10 процентка кимегән. Нәкъ шушы категория авыр чирли, нәкъ менә алар ешрак үләләр дә ", — диде Радий Хәбиров.

Фото: Башинформ
Читайте нас: