+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 декабрь 2020, 12:40

Ракны… көлүгә карап ачыклап була

Америка галимнәре шундый ачыш ясаган.

Америка галимнәре шундый ачыш ясаган.
Белгечләр әйтүенчә, онкология булган кешедә көлгән вакытында күкрәктә авырту тойгысы көчәя икән. Бу үпкәләрдәге тайпылыш, сыеклык җыелу, лимфотөеннәрнең һәм шешнең зураюы турында сөйли. Моннан тыш, онкология булганда авырту тойгысы ютәлләгәндә һәм тирән итеп тын алганда да күзәтелергә мөмкин.
Онкологлар киң таралган билгеләр арасында озак бетмәгән ютәлне, аппетит кимүне, хәлсезлекне, еш бронхитлар һәм пневмонияләрне дә атый. Пациентлар сөякләр, баш авырту тойгысы кичерергә, тәннәре саргаерга мөмкин.
Белгечләр билгеләвенчә, онкология булган кешедә бармаклар һәм буыннар шешенү, кулга күчкән кулбаш авыртуы да күзәтелә. Табиблар телгә алынган барлык билгеләрнең башка авыру билгесе булырга мөмкинлеген дә ассызыклый, ләкин алар күзәтелсә, тиз арада табибка күренү мотлак. Чөнки иртә ачыкланган онкология савыгу мөмкинлеген арттыра.
Фото: forum.exbo.su
Читайте нас: