+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
7 декабрь 2020, 20:50

“Сәламәтлек аллеясе” – медикларга хөрмәт билгесе

Бүген Стәрлетамакта яңа клиник йогышлы авырулар үзәге территориясендә “Сәламәтлек аллеясенә” нигез салынды.

Бүген Стәрлетамакта яңа клиник йогышлы авырулар үзәге территориясендә “Сәламәтлек аллеясенә” нигез салынды.
Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров, төбәкнең министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
– Без бүген “Сәламәтлек аллеясе”нә, медиклар аллеясенә нигез салабыз һәм бу очраклы түгел, – дип билгеләде Радий Хәбиров. – Әлеге шартларда иң мөһиме – табибларга һәм гомумән сәламәтлек саклау системасына ярдәм күрсәтү. Моның өчен без стандарт булмаган карарлар кабул иттек, кыска вакыт эчендә ике йогышлы авырулар госпитале төзедек. Коронавирус белән көрәшне мин сынау буларак кабул итәм, бу алыштан без элеккегә караганда көчлерәк булып чыгарга тиешбез. Мин бүген медикларга рәхмәт белдерәм. Госпитальдә эшләячәк яңа командага үзләрен саклауны телим. Сәламәтлек һәм иминлек сезгә! Һәм, әлбәттә, төзүчеләргә хезмәтләре өчен зур рәхмәт!
Андрей Назаров Башкортстанда мөһим объектларны рекордлы вакытта төзүнең яхшы традициягә әйләнүен билгеләде.
– Бу безнең осталык, вакыт сынауларына заманча караш күрсәткече, – диде Премьер-министр. – Көчләрне берләштереп без гомерләрне коткара алабыз. Бүген утырткан аллея киләчәк буынга безнең уртак хезмәт турында сөйлиячәк.
Стәрлетамак мэры Владимир Куликов шәһәр халкы исеменнән башкарылган зур хезмәт өчен рәхмәт белдерде.
Стәрлетамакта кыска вакыта төзелгән госпиталь турында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә матур пост урнаштырган. Бу хакта укыгыз: Радий Хабиров (vk.com)
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: