Башкортстанга коронавирустан ике компонентлы вакцинаның 1200 кешелек беренче партиясен кайтардылар.
Бу хакта бүген республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова чираттагы брифингта хәбәр итте. Ул әйтүенчә, башта беренче компонент кертелә, катлаулылыклар күзәтелмәсә, өч атнадан соң – икенчесе.
– Вакцинаның беренче партиясе инфекция йоктыру хәвефе зонасында булган медикларга, педагогларга һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тәгаенләнгән. Беренчеләр сәламәтлек саклауның дәүләт учреждениеләрендә вакциналаначак, соңгылары – Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы медсанчастендә, – диде Ирина Кононова. – Вакцина 18-60 яшьтәгеләр өчен тәгаенләнгән. Ул йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга ясалмаячак. Бу - барлык иммунобиологик препаратлар өчен гадәти чикләү.
Белгеч әйтүенчә, кискен йогышлы авыру һәм хроник йогышлы авыруның көчәюе вакытында вакцина ясалмый.