-24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 декабрь 2020, 18:20

Башкортстанда ковид 94нче корбанын алды...

Республикабызда коронавирус йоктыручылар 15560ка җитте.

Республикабызда коронавирус йоктыручылар 15560ка җитте.

Соңгы тәүлектә инфекция янә 148 якташыбызда ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 618 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 48е - авыр хәлдә, 14 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел формада кичерүче 2146 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 162 кеше коронавирустаан савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 12702.
Кызганычка каршы, янә бер якташыбызының гомере өзелүгә ковид сәбәпче булды. Республикада коронавирустан вафат булучылар саны 94кә җитте.
Пневмония дә таралуын дәвам итә. Соңгы тәүлектә янә 405 кешегә бу диагноз куелган.
Барлыгы 1 797 432 тикшерү үткәрелгән, 1 739 472 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшерүләр саны – 11 190, тест үтүчеләр - 10 828 кеше.

Фото: ggsb.ru
Читайте нас в