+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
9 декабрь 2020, 16:00

Иглиндә "кызыл зона" медикларын эшкә бушлай йөртәләр

Иглин районында ковид-госпитальләр хезмәткәрләре өчен "Такси. Хәстәрлек" акциясе башланды. Хәзер медицина хезмәткәрләре таксида өйдән эшкә һәм кире кайтырга мөмкин. Алар өчен хезмәт бөтенләй бушлай.

Иглин районында ковид-госпитальләр хезмәткәрләре өчен "Такси. Хәстәрлек" акциясе башланды. Хәзер медицина хезмәткәрләре таксида өйдән эшкә һәм кире кайтырга мөмкин. Алар өчен хезмәт бөтенләй бушлай.
Акциянең максаты - шәхси транспорты булмаган табибларга ярдәм итү. Идея "Бердәм Русия" төбәк бүлеге тарафыннан хупланды. Такси Иглин үзәк район дәваханәсе биргән исемлекләр буенча эшли. Сәфәрләр географиясе район чигендә урнашкан медицина учреждениеләре белән генә чикләнми.
- "Бомбила плюс" такси хезмәте җитәкчесе Разалия Кадыйрова, таксист-волонтерлар чакырылуын ишетүгә үк, акциягә кушылды. Ул табибларны ковид-госпитальдән китерү өчен аерым машина бирде һәм үзе дә игелекле эш белән шөгыльләнә башлады, - дип сөйләде Иглин районында "Безнең кайгырту" волонтерлык штабы җитәкчесе Ирина Сергеева.
Үзәк район дәваханәсенең бүген "кызыл зона"сында эшлүәүче шәфкать туташы Марина Парфёнова инде күрсәтелгән ярдәмне бәяләргә өлгергән. Эшкә уңайлы сәфәрдән соң ул волонтерларга кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде.
Фото: "Безнең кайгырту" волонтерлык штабы
Читайте нас