+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 декабрь 2020, 11:35

“Һөнәремне яратам!”

Быел “Авыл фельдшеры” программасы буенча республикада 40 фельдшер эшли башлаган. Аларның 35е 500 мең сум күләмендә ярдәм алган да. 5есе белән килешү төзелгән.

Быел “Авыл фельдшеры” программасы буенча республикада 40 фельдшер эшли башлаган. Аларның 35е 500 мең сум күләмендә ярдәм алган да. 5есе белән килешү төзелгән.
Чишмә районындагы Алкино авыл-шифаханәсендә эшли башлаган фельдшер-акшерлык пункты мөдире Альбина Латыйпова хезмәтен яратып башкара.
Альбина Рәиф кызы биредә икенче ай гына эшли.
– Авыл яңа, кешеләр дә әле бер-берсе белән танышып бетмәгән, мин дә яңа кеше булып килдем, – дип елмая ул. – Шуңа әле бер-беребез белән танышабыз, бергә эшләргә, яшәргә өйрәнәбез.
Әйтергә кирәк, биредәге ФАП та өр-яңа. Барлык заман таләпләренә җавап бирә ул. Яңа ФАПта 500дән артык кеше хезмәтләндерелә, шуарның 102се - балалар.
Альбина Латыйпова инде тәҗрибә тупларга өлгергән, үз һөнәре серләренә төшенгән белгеч. Уфадагы 1нче медицина училищесын 1992 елда тәмамлаган, авыл амбулаториясендә, тимер юлы хезмәтендә дә фельдшер булып эшләгән.
– Һөнәремне бик яратам. Медицина хезмәткәре булу ошый миңа, – ди Альбина Рәиф кызы. – Алкинодагы авыл табиб амбулаториясендә эшләүчеләр дә миңа җылы мөнәсәбәттә, һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзерләр.
“Авыл фельдшеры” программасы буенча алынган 500 мең сум ипотеканы капларга бик ярап куйган белгечкә. Программа буенча ул монда биш ел эшләргә тиеш. Ә фельдшерның планнарында биредә киләчәктә дә калып эшләү уе юк түгел.
Әлбәттә, вакытлар җиңел түгел. Йөкнең авыр башы медицина хезмәткәрләренә төшә. Бу авылда да коронавирус йоктыручылар юк түгел. Өйдә амбулатор дәваланучылар да, дәваханәдә ятып чыгучалар да булган.
Авыруларны күзәтергә туры килсә дә, фельдшерны инфекция әлегә читләп үткән. Үзе әйтүенчә, өлкән яшьтәге әти-әнисе дә, педагогия институтында белем алучы кызы Лия дә авыруга бирешмәгән.
– Сәламәтлекне саклау буенча кешеләргә нинди киңәшләр бирер идегез? – дип сорыйм.
– Үзеңне саклауга җитди карарга кирәк. Кеше күп җыелган урыннарда булмаска тырышу мөһим. Физик активлык хакында онытмасыннар иде. Чама белән физик күнегүләр ясау мотлак. Әлбәттә, сәламәт тормыш рәвеше, дөрес туклану мөһим роль уйный. Рационда яшелчә-җимешләр булырга тиеш. Үзебезнең кишер-чөгендер кебек яшелчәләр дә бик файдалы, – дип җаваплады авыл фельдшеры.
Яңа ФАПта эш башлаган белгечкә уңышлар телик!
Читайте нас: