+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
9 декабрь 2020, 11:30

Табиблар ни өчен көн саен банан ашарга киңәш итә?

Моның 13 сәбәбе бар икән.

Моның 13 сәбәбе бар икән.
Банан витаминнарга һәм файдалы матдәләргә бай: тимер, магний, марганец, бакыр, кальций, калий, натрий, селен, В төркеме витаминнары, А, С, Е, К витаминнары, бета-каротин һәм башкалар.
Бананда зарарлы холестерин юк.
Бу җимеш йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген яхшырта.
Кандагы шикәр дәрәҗәсен нормальләштерә.
Ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген яхшырта.
Үзәк көюдән котылырга ярдәм итә.
Бананда файдалы клетчатка күп.
Аз калорияле җимеш, 100 граммында бары тик 89 ккал.
Йокысызлыкны җиңәргә ярдәм итә. Йокларга 1-1,5 сәгать кала банан ашап кую файдалы.
Тормыш тонусын күтәрергә ярдәм итә. Эштә нидер ашап куясы килгәндә иң яхшысы – банан.
Депрессиядән, күңел төшенкелегеннән саклый.
Мускул массасын үстерергә теләүчеләр өчен файдалы.
Ир-егетләрнең потенциясен яхшырта.
Фото: eda-land.ru
Читайте нас