+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 декабрь 2020, 11:50

Аспиринның куркыныч үзенчәлеге ачыкланды

Ә без аны теләсә нинди сәбәптән дә йотып куябыз...

Ә без аны теләсә нинди сәбәптән дә йотып куябыз...

АКШ һәм Австралия галимнәре аспиринның куркыныч үзенчәлеген атады: белгечләр аның организмда яман шеш күзәнәкләре үсешен тизләтергә сәләтле булуын ачыклаган.

Тикшеренүдә 65-70 яшьлек 19 меңнән артык кеше катнашкан. Иреклеләрнең йөрәк-кан тамырлары авырулары, деменция, яки физик җитешсезлекләре табылмаган.

Биш ел дәвамында бер төркем - көн саен түбән дозада аспирин (100 мг), ә икенчесе плацебо (дәвалау үзенчәлекләре булмаган матдә) алган. Шул вакыт эчендә яман шеш беренче төркемдә - 981, икенчесендә 952 кешедә табылган.

Шул ук вакытта экспертлар ачыклаганча, аспирин 19 процентка яман шеш метастазлары үсүен һәм 22 процентка ракның дүртенче стадиягә кадәр көчәю ихтималлыгын арттырган. Соңгы стадиядә "рак" диагнозы куелган һәм аспирин кабул иткән кешеләрдә үлем куркынычы плацебо-төркемендә катнашучыларныкыннан югарырак булган.

Тикшеренүнең өлкән авторы, профессор Эндрю Т. Чан сүзләренә караганда, аспирин өлкән яшьтәге кешеләрдә рак агымына тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә әлеге препаратны бу яшь төркеменә саклык белән билгеләргә кирәк.

Фото: мк.ру
Читайте нас