-10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 декабрь 2020, 19:20

Ковидтан 95 якташыбыз вафат булды...

10 декабрьгә Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 15 710га җитте. Соңгы тәүлектә ковид янә 150 кешедә ачыкланды.

10 декабрьгә Башкортстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 15 710га җитте. Соңгы тәүлектә ковид янә 150 кешедә ачыкланды.
Кызганычка каршы, ковид якташларыбызның гомерләрен өзүне дәвам итә. Башкортстанда бу инфекциядән вафат булганнар саны 95кә җитте. Соңгы тәүлектә дөньядан киткән 1967 елгы ир Уфада яшәгән булган, ковидтан тыш, бронхиаль астмадан, гипертония авыруыннан, баш миенең хроник ишемиясеннән интеккән.
12807 якташыбыз коронавирусны җиңгән. Соңгы тәүлектә 105 авыру савыккан.
Әле республикада 2808 кеше ковидтан дәвалана. Аларның 656сы дәваханәләрдә табиблар күзәтүе астында. Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2152 кеше өйдә амбулатор дәвалана.
Пневмония очраклары да ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә 410 кешегә бу диагноз куелган.
Барлыгы 1 808 765 тикшеренү үткәрелгән, 1 750 435 кеше тикшерелгән. Соңгы тәүлектәге тикшеренүләр саны – 11 333, 10 958 кеше тест үткән.
Читайте нас в