-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 декабрь 2020, 18:40

Бер тәүлектә янә ике гомер өзелде...

Башкорстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 15859га җитте.

Башкорстанда яңа коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 15859га җитте.
Соңгы тәүлектә янә 149 якташыбызда ковид ачыкланды.
Әле республикабыз дәваханәләрендә 681 кеше дәвалана. Аларның 46сы авыр хәлдә, 13 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2170 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 104 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 12911.
Кызганычка каршы, ковид көн саен якташларыбызның гомерләрен өзүен дәвам итә. Соңгы тәүлектә ике яңа үлем очрагы теркәлгән. Октябрьскийда яшәүче 1951 елгы хатын-кызның һә Гафури районыннан 1965 елгы ирне дөньядан китүенә яңа коронавирус инфекциясе сәбәпче булган. Республикада коронавирустан вафат булучылар саны 97гә җитте.
Пневмония дә чигенергә уйламый. Соңгы тәүлектә 408 кешегә бу диагноз куелган. 402 якташыбыз пневмониядән савыккан.
Барлыгы 1 820 511 тикшерү үткәрелгән, 1 761 760 кеше тикшерелгән.
Соңгы тәүлектәге тикшерүләр саны – 11 746, 11 325 кеше тест үткән.
Фото: seyminfo.ru
Читайте нас в