+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 декабрь 2020, 18:40

Гаилә кору нинди авыруларны кисәтә?

Белгечләр әһәмиятле ачышлар ясаган. Игътибар итегез.

Белгечләр әһәмиятле ачышлар ясаган. Игътибар итегез.
Гаилә корып, бергә яшәүче кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары авырулары, инсульт, иртә үлем хәвефенең кимүе ачыкланган. Бөек Британиядәге Килск университеты галимнәре шундый фикергә килгән.
Белгечләр ярты гасыр дәвамында гаилә һәм сәламәтлек арасындагы бәйләнешкә багышланган тикшеренүләрне анализлаган. Анда 42-77 яшьлек ике миллионга якын кеше катнашкан. Бер тапкыр да никахка кермәгән, аерылган, тол калган кешеләрнең йөрәк авыруларыннан һәм инсульттан ешрак үлүләре ачыкланган. Аерылышу йөрәк авырулары хәвефен – 25, инсультныкын 16 процентка күтәргән.
Бу хәлне гаиләдә яшәүче кешеләрнең сәламәтлегендәге проблемаларны иртәрәк күрүе, табибка вакытында мөрәҗәгать итүе, даруларны даими куллануы, ныграк тәэмин ителгән һәм ныклы социаль бәйләнешләрдә булуы белән аңлаталар.
Фото: datysho.ru
Читайте нас: