Бу йомшак, матур йорт хайванын яратмаган кеше сирәктер. Аеруча балалар аны үз итә. Тик менә галимнәр әлеге яратуның бик хәвефле нәтиҗәләргә китерү ихтималы турында кисәтә: мәче тырнавыннан адәм баласында психик авыру башланырга мөмкин.
Бу җәһәттән тикшеренүләр узган гасырда ук теркәлгән. Ул вакытта галимнәр аны "мәче тырнавыннан барлыкка килгән лихорадка" дип атаган.
Бу чир көчле инфекция аркасында килеп чыгуы әйтелгән. Әлеге авыруны Bartonella henselae бактериясе китереп чыгара, ә ул кеше канына мәче тырнаган яки тешләгәннән соң эләгә. Озак кына дәваланганнан соң, инфекциядән котылып була, дигән белгечләр, тик кайбер очраклар аларны хәвефкә салган.
Яңа тикшеренүләр барышында мәчедән йогучы инфекциянең адәм баласын психик авыруга сабыштыру куркынычы барлыгы ачыкланган. 2019 елда доктор Эдвард Брейтшвердт үз күзәтүләрен бастырып чыгарган. Шизофрения белән авыручы үсмер малайның чиренең сәбәбе нәкъ менә телгә алынган инфекция булуы дәлилләнгән. Арытаба психик тайпылышлар күзәтелә башлаган берничә дистә пациентта шул ук бактерия табылган.
Фото: mrkot.com