+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
11 декабрь 2020, 07:35

Табиблар тораклы булды

Бакалы районында дәүләт программаларыннан нәтиҗәле файдаланалар.

Бакалы районында дәүләт программаларыннан нәтиҗәле файдаланалар.
Район төрле дәрҗәдәге дүләт программаларында актив катнаша. Шулар нигезендә көнүзәк социаль мәсьәлә­ләр нәтиҗәле хәл ителә. Әйтик, Бакалыда белгечләрне торак белән тәэмин итүгә җитди игътибар бирәләр. Мәсә­лән, соңгы вакытта район үзәк дәваханәсе табибларына тәгаенләнгән икешәр фатирлы ике йорт төзелеше тәмамлана.
Йортларны күтәрүгә акчаның күпче­ле­ген “Башкортстан Республикасы авыл террито-риялә­рен комплекслы үстерү” дәүләт программасында катнашып алдылар. Быел шушы максатта Бакалы районына 7 миллион 772 мең 44 сум бүленде. Шуның 5 миллион сумга якыны — федераль бюджеттан, 1 миллион 261 мең сумы — республика казнасыннан. Район бюджеты төзелешкә миллион ярым чамасы акча салды. Йортларны сафка кертүдә подряд оешмалары — “Комфорт”, “Фазенда” җәмгыять­ләре­нең хезмәт­кәрләре тырышлык салды.
Заманча проект белән салынган йортларга инженерлык челтәрләре үткәрел-де. Ел ахырына кадәр биредәге фатирларга район дәваханәсенең ике теш табибы, хирургы һәм кардиологы күчәчәк. Район хакимияте башлыгы Александр Андреев белде-рүенчә, үзәк район дәваханәсенә табибларны, авылларга фельдшерларны җәлеп итү, аларга шартлар тудыру юнәлешендә даими эш алып барыла. “Авыл табибы” программасы нигезендә, әйтик, районга эшкә килгән белгечләргә биш ел эш­лә­гәннән соң, 1 миллион сум акча түләнә. Шушы программа гамәлгә кергәннән соң 9 ел дәвамында Бакалы районына 35 табиб килгән, шуларның 19ы язмышын район белән бәйләде.
“Авыл фельдшеры” программасы кысаларында Иске Шәрәшле, Киләй, На­гайбәк, Иске Катай, Иске Әҗми, Старогусево ФАПлары белгечләренә 500 мең сум акча бирелде. Шулай ук районда медицина хезмәткәрләренә торак сатып алу, яки төзү өчен субсидияләр бүленә.
Миләүшә РИЯНОВА.
Бакалы районы.
Читайте нас