– Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында амбулатор-поликлиника учреждениеләренең ресурс базасын ныгыту өчен 2021-25 елларда яңа төзе-лешләр, булган объектларны яңарту, реконструкцияләү һәм ремонтлау буенча чаралар планлаштырылган. Программаның гомум бюджеты 2021-25 елларда 19 миллиард 896,1 миллион сум тәшкил итә. Аларның 15 миллиард 683,8 миллион сумы — федераль, 2 миллиард 844 миллион сумы республика бюджетларыннан бүленәчәк, – диде Максим Забелин.
Программа проектында түбәндәге чаралар планлаштырыла: сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонт үткәрү; беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтү өчен медицина оешмаларында җиһазларны алыштыру һәм өстәмә тәэмин итү; пациентларны — медицина оешмаларына, медицина хезмәткәрләрен пациентлар яшәгән йортларга илтү өчен беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәткән оешмаларны автомобиль транспорты белән тәэмин итү.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында 9 миллиард 920,3 миллион сумга 534 яңа объект төзү планлаштырыла. 11 поликлиника (2024 ел – Ишембай районы, Колгына авылы, 2025 ел – Баймак районы, Ургаза авылы, 2025 ел – Дүртөйле районы, Әнгәсәк авылы), 1 үзәк район дәваханәсе (2025 ел – Аскын), 21 гомум практика табибы бүлеге, 42 табиблык амбулаториясе, 456 ФАП төзеләчәк.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын мо-дернизацияләү программасы кысаларында 2021-25 елларда амбулатор-поликлиника учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту өчен ике поликлиниканы реконструкцияләү планлаштырылган. 2022 елда — Кырмыскалы, 2024-25 елларда Бакалы поликлиникалары реконструкцияләнәчәк. Бу максатларга 780 миллион сум юнәлтү каралган. Төбәк программасында катнашучы 85 сәламәтлек саклау учреждениесенә (поликлиникаларга, ФАПларга, табиб амбулаториялә-ренә) 465,9 миллион сумга капиталь ремонт үткәреләчәк. Алар — Приютово, Красноусол, Олы Устьикин, Мишкә үзәк район дәваханәләре, 48 поликлиника, 11 участок дәваханәсе, 20 табиблык амбулаториясе. Учреждениеләрнең гомум мәйданы – 70 302 квадрат метр.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында амбулатор-поликлиника учреждениеләренең ресурс базасын ныгыту максатында 2021-25 елларда беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү өчен медицина оешма-ларының җиһазларын алыштыру һәм өстәмә тәэмин итү планлаштырыла.
6 миллиард 552,8 миллион сумга 7404 берәмлек җиһаз алыначак. Медицина учреждениеләренә өстәмә җиһазлар алуга 4 миллиард 260,5 миллион сум тотынылачак. 6190 берәмлек җиһаз алыначак: алар — 109 наркоз-сулыш алу аппараты, 98 УЗИ, 34 санлы флюорограф, 48 маммограф, 1 КТ аппараты, 44 рентген, 59 эндоскопик стойка, 9 эндоскопик система. Медицина җиһазлары тузу сәбәпле, медицина оешмаларын яңадан җиһазлау өчен 1214 берәмлек җиһаз алуга 2 миллиард 292,3 миллион сум юнәлтү каралган: 49 үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппараты, 117 УЗИ, 39 санлы флюорограф, 8 маммограф, 53 рентген, 1 эндоскопик система.
Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтүче медицина оешмаларын транспорт белән тәэмин итү максатында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында 2021-25 елларда амбулатор-поликлиника учреждениеләренең ресурс базасын ныгыту өчен 808,7 миллион сумга 647 берәмлек транспорт алыначак.
Файдалану вакыты биш елдан артык булган 357 автомобильне алыштыру планлаштырыла. Моңа 446,2 миллион сум юнәлтү каралган: пациентларны медицина оешмаларына илтү өчен 238, медицина хезмәткәрләрен пациентларның өйләренә илтү өчен 119 автомобиль.
Беренчел медицина-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмаларын өстәмә автомобильләр белән дә тәэмин итү каралган. 362,5 миллион сумга 290 автомобиль алыначак.
Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү төбәк программасын раслау турында” Башкортстан Хөкүмәте карары проекты әзерләнгән. Ул Башкортстан Хөкүмәтендә каралачак.