+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
12 декабрь 2020, 08:00

Радий Хәбиров COVID-19 белән көрәш буенча округ утырышында катнашты

11 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты. Анда яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау һәм аның таралуына каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Видеоконференция форматындагы утырышны Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров уздырды.
Игорь Комаров ассызыклаганча, коронавирус эпидемиясе белән бәйле, ел бөтен кеше өчен, шул исәптән власть органнары өчен дә, сынау булды. Сәламәтлек саклауның төбәк системаларына гаять зур сынаулар үтәргә туры килә. Хәзерге вакытта тулаем Идел буе федераль округында СОVID-19 якынча 43 мең кеше дәвалана. Барлыгы 2020 елның мартыннан округта 300 меңнән артык кеше коронавирс белән авырый.
Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко медицина ярдәме системасын оештыруга аерым игътибар бирде.
- Көзге чорда авырулар саны язгы күрсәткечләрдән артып киткәнлектән, без пациентларны тупланган тәҗрибәгә туры китереп дәвалау юлларын үзгәрттек һәм кадрлар резервын тупладык, - диде министр. - Шуңа күрә, марттан башлап, тулаем ил буенча, коронавирус инфекциясеннән үлем дәрәҗәсе ике тапкырдан күбрәккә кимеде.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас