+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 декабрь 2020, 08:45

Бәйрәмдә табиблар ничек эшләячәк?

Башкортстанда бәйрәм көннәрендә медицина оешмаларының эш графигы үзгәрәчәк.

Башкортстанда бәйрәм көннәрендә медицина оешмаларының эш графигы үзгәрәчәк.

Бу хакта оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сөйләде.

«Яңа ел һәм бәйрәм көннәрендә медицина оешмаларының эше турында боерык чыгарылды. Бу көннәрдә республиканың Һәлакәтләр медицинасы хезмәтен формалаштыру идарәсе органнары югары әзерлек режимына күчереләчәк", - дип белдерде Максим Забелин.

Поликлиникаларның һәм аларның бүлекчәләренең эше түбәндәге режимда оештырылачак:
1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр бәйрәм көне графигы буенча (8:00 дән 17:00 гә кадәр).
Кичектергесез хезмәт эше 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.
Тәүлек әйләнәсендә компьютер томографиясенең амбулатор үзәге, 13нче шәһәр дәваханәсе базасында коронавирус инфекциясен диагностикалау һәм дәвалау амбулатор үзәге эшләячәк.

Фото: горобзор
Читайте нас