-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 декабрь 2020, 17:45

Башкортстанга ковидтан чираттагы вакцина кайтты

Кичә Башкортстанга коронавирус инфекциясеннән 1900 данә өченче партия вакцина кайтты.

Кичә Башкортстанга коронавирус инфекциясеннән 1900 данә өченче партия вакцина кайтты.
Ел ахырына кадәр тагын бер партия кайтачак.
«Спутник V» (Гам-КОВИД-Вак) вакцинасы Н. Ф. Гамалеи исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге тарафыннан чыгарылган. Препарат ике компоненттан тора, шуңа вакцина өч атна ара белән ике этапта ясала. Моннан организмда ышанычлы иммун системасы барлыкка килә.
Беренче чиратта вакцианалау медицина хезмәткәрләренә, педагогларга, социаль хезмәткәрләргә үткәреләчәк.
Шулай ук Башкортстан Башлыгы кушуы буенча ковид белән авыручыларга ярдәм күрсәтүче волонтерларны да вакцианалау каралган.
Вакциналар кайтып торган саен вакциналанучы кешеләр категориясе дә артачак.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас: