-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 декабрь 2020, 19:50

Койка фондының чиреге буш

Башкортстанның медицина учреждениеләрендә йогышлы авырулар өчен 6405 койка әзерләнгән һәм җиһазландырылган. Әле буш койка фонды 26 процент тәшкил итә. Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткәргән оператив киңәшмәдә бу һәм башка мөһим яңалыклар хакында хәбәр ителде.

Башкортстанның медицина учреждениеләрендә йогышлы авырулар өчен 6405 койка әзерләнгән һәм җиһазландырылган. Әле буш койка фонды 26 процент тәшкил итә. Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хөкүмәттә үткәргән оператив киңәшмәдә бу һәм башка мөһим яңалыклар хакында хәбәр ителде.
Радий Хәбиров Сәламәтлек саклау министрлыгына Стәрлектамактагы яңа йогышлы авырулар госпиталенең эшен тулы куәтенә башлау өчен тиешле лицензияләр алуны тизләтергә кушты.
1 ноябрьдән 14 декабрьгәчә коронавирустан өйдә дәваланучы 6 меңгә якын пациент бушлай дару алган.
Башкортстанда гриппка каршы вакциналау дәвам итә. Республика халкының яртысы прививка ясаткан да. Радий Хәбиров Русия Президенты кушуы буенча бу күрсәткечне 60 процентка кадәр җиткерергә кирәклекне ассызыклады.
7 декабрьдән Башкортстанда коронавируска каршы вакциналау старт алды. 1200 дозалык беренче партия 97 процентка кулланылган. Кичә 1900 дозалык янә бер партия вакцина кайтты.
Республикада ковидка каршы ситуацион үзәк эшен дәвам итә. Бер атна эчендә анда 3484 мөрәҗәгать эшкәртелгән. Барлыгы 16 ноябрьдән (347) 218-19-19 номеры буенча "кайнар элемтә"гә 19014 шалтырату булган. Үзәк координаторы, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау буенча комитеты рәисе Римма Үтәшева әйтүенчә, күп мөрәҗәгатьләр амбулатор дәвалауга, дарулар белән тәэмин ителүгә, тест нәтиҗәләрен ачыклауга кагыла. Ковид-госпитальдәге туганнарның хәле турында көн саен 15-17 сәгатьләрдә белеп була.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: