-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 декабрь 2020, 21:50

Сәламәтлек саклауга игътибар зур

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк программасы тәкъдим ителде.

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Президиумы утырышында “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк программасы тәкъдим ителде.
Программа федераль дәрәҗәдә 2021 елның 1 гыйнварыннан эшли башлаячак. Үз чиратында Русиянең барлык субъектлары 15 декабрьгә кадәр сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү төбәк программаларын расларга тиеш.
– Программаның максаты – илнең иң ерак почмакларында яшәүче гражданнарның да медицина хезмәтләренең барлык спектрын алу мөмкинлеге, – дип ассызыклады Андрей Назаров.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин билгеләвенчә, программа кысаларында амбулатор-поликлиника учреждениеләренең ресурс базасын ныгыту өчен 2021-25 елларда яңа төзелешләр, булган объектларны яңадан төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау буенча чаралар планлаштырылган.
2021-25 елларга программаның гомум бюджеты 18 миллиард 573 миллион сум тәшкил итә. Алардан федераль бюджет чарлары – 14 миллиард 573 миллион сум. Республика бюдңетыннан 2 миллиард 632 миллион сум җәлеп ителәчәк.
Бу хакта тулырак: pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=50514
Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: