13 декабрьдә Башкортстанга коронавирус инфекциясеннән 1900 доза вакцинаның өченче партиясе килде, дип хәбәр итте Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
Ул билгеләп үткәнчә, барлык вакцина тиз арада дәвалау учреждениеләре арасында бүленәчәк. Беренче чиратта табибларны, укытучыларны һәм социаль хезмәткәрләрне вакциналаштыралар.
«Ел ахырына кадәр республикага коронавирус инфекциясеннән тагын бер партия вакцина кайтарылырга мөмкин", - дип өстәде Максим Забелин.
4 декабрьдә Башкортстан COVID-19дан «Гам-КОВИД-Вак» («Спутник V» сәүдә маркасы) вакцинасын 1200 доза алган иде.
Вакцина ике этапта кулланыла. Беренче прививкадан соң гумораль иммунитет формалаша, ягъни саклагыч антитәнчекләр барлыкка килә, икенчесеннән соң нәтиҗә ныгытыла, ныклы күзәнәк иммунитеты формалаша.
Республикада яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналау 9 декабрьдә башланды. Иммунлаштыру ирекле үткәрелә.
Вакцинаның беренче партиясе сентябрьдә алынган. Препарат республиканың инфекция госпитальләренең «кызыл зоналарында» эшләүче 42 медикка кертелгән. Вакцинациядән соң өзлегүләр булмаган, анализ нәтиҗәләре буенча антитәнчекләрнең югары титрлары теркәлгән.
Фото: Башинформ