Җәмгыять эшмәкәре Ирина Киркова Президентка илдә тиз арада яңа йогышлы авырулар дәваханәләре төзү кирәклеге башлангычы белән мөрәҗәгать итте. Монда ул ковид-госпитальләәр төзү буенча Башкортстан тәҗрибәсен илдән иң алдынгылардан дип атады.
– Күп йогышлы авырулар дәваханәләренең хәле исең китәрлек. 25 ел элек диярлек мин бер йогышлы авырулар бүлегендә җәйге практика үткән идем. Әле дә шундый ук ремонтлы, шулай ук тәэмин ителгән, шундый ук бүлек күрдем. 25 ел эчендә бернәрсә дә үзгәрмәгән. Ничек табибларга мондый бүлектә гомерләрне коткарырга? Мәгълүмат буенча, илнең 50 субъектында тиз арда яңа йогышлы авырулар дәваханәләре төзү таләп ителә, – дип проблеманы ассызыклады Ирина Киркова.