+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 Декабря 2020, 08:05

Бер дәваханә дә онытылмаячак

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрдәге битендә әһәмиятле пост урнаштырган.
“Сәламәтлек саклауга чыгымнар елдан-ел артуга карамастан, республикада әле дистә еллар ремон ясалмаган, медицина җиһазлары яңартылмаган дәваханәләр күп. Бу эш түгел. Ковидка бәйле кыска вакытлы кризиска каршы мәсьәләләрне хәл итеп, без стратегик мәсьәләләрне онытмаска тиеш. Гыйнварда илдә медицинаның беренчел звеносын модернизацияләү программасы старт ала. Без, әлбәттә, аңа кушылабыз. Яңа дәваханәләр, ФАПлар төзүгә, поликлиникаларга капиталь ремонт үткәрүгә, медицина җиһазларын алыштыруга, ашыгыч ярдәм машиналары алуга федераль бюджеттан 2,5 миллиард сум җәлеп итәргә планлаштырабыз, тагын 360 миллион сум үз чараларыбыздан кертәчәкбез,” – дип яза Андрей Назаров.
Бу хакта тулырак: www.facebook.com/100001714985777/posts/3762826790451117/
Фото: www.facebook.com
Читайте нас