Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бәйрәм көннәрендә санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлешенә аеруча җитди игътибар бирергә чакырды.
13 декабрьдә Башкортстанга коронавирус инфекциясеннән вакцинаның 1900 доза күләмендәге өченче партиясе килде, дип хәбәр итте Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин. Ул билгеләп үткәнчә, барлык вакцина тиз арада дәвалау учреждениеләре арасында бүленәчәк. Беренче чиратта табиблар, укытучылар һәм социаль хезмәткәрләр вакциналана. “Ел ахырына кадәр республикага коронавирус инфекциясеннән тагын бер партия вакцина кайтарылырга мөмкин”, — дип өстәде Максим Забелин.
Башкортстанда узган тәүлектә 154 яңа коронавирус очрагы ачыкланган, ә авыручыларның гомум саны 16317 кешегә җиткән. Максим Забелин белдерүенчә, аларның 756сы стационарларда дәвалана. 642 пациентның хәле уртача авырлыктагы дип бәяләнә, тагын 25се реанимация бүлегенә күчерелгән, ә 12 пациент ИВЛ аппаратларына тоташтырылган. Стационарлардан узган атнада тагын 106 кеше чыгарылган.
Шулай ук Максим Забелин билгеләп үткәнчә, республикада ковидка күпләп тикшерү дәвам итә, 25 лаборатория эшли, шул исәптән 6 шәхси лаборатория, тәүлегенә 11 меңгә якын тикшеренү башкарыла. “Хәзерге вакытта коронавирус белән авыручылар өчен 6400 койка җәелдерелде, койка фондының йөкләнеше 74 процент тәшкил итә. Барлык дәваханәләр дә СИЗлар, дарулар һәм кирәкле диагностик җиһазлар белән тулы күләмдә тәэмин ителгән. Шулай ук амбулатор дәвалауда булган пациентларга дарулар бирү дәвам итә”, — диде Максим Забелин.
Башкортстанда бәйрәм көннәрендә медицина оешмаларының эш графигы үзгәрәчәк. “Яңа ел һәм бәйрәм көннәрендә медицина оешмаларының эше турында боерык чыгарылды. Бу көннәрдә республиканың Һәлакәтләр медицинасы хезмәтен формалаштыру идарәсе органнары югары әзерлек режимына күчереләчәк”, — дип белдерде Максим Забелин.
Поликлиникаларның һәм аларның бүлекчәләренең эше түбәндәге режимда оештырылачак: 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр бәйрәм көне графигы буенча (8дән 17 сәгатькә кадәр). Кичектергесез хезмәт эше 8дән 16 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак. Тәүлек әйләнәсенә компьютер томографиясенең амбулатор үзәге, 13нче шәһәр дәваханәсе базасында коронавирус инфекциясен диагностикалау һәм дәвалау амбулатор үзәге эшләячәк.
Башкортстанда Ковидка каршы ситуацион колл-үзәк базасында ковид-госпитальләрнең белешмә хезмәте эшли башлады. Бу хакта киңәшмәдә үзәк җитәкчесе Римма Үтәшева хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, белешмә хезмәте авыруларның туганнарының һәм гражданнарның ковид-госпитальләрдә дәваланучы пациентларның хәле турындагы сорауларына оператив җавап бирү өчен булдырылган.
12 декабрьдән башлап ул көндәлек режимда 15-17 сәгатьтләрдә һәм ялларсыз эшли. Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешенгәнчә, хәзерге вакытта стационарларда пациентларның хәле турында оператив мәгълүмат бирүче белгечләр кизү тора.
Киңәшмәдә юллардагы үлем мәсьәләсе дә үзәккә чыгарылды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров нәтиҗәләрдән канәгатьсезлек белдерде һәм хакимиятләр моның өстендә җитди эшләргә тиеш дип ассызыклады. “Безгә киләсе ел турында уйларга кирәк. Юлларда бик күп кешеләр һәлак була. Бик күп, без бу санны киметергә тиеш. Без икенче ел рәттән бу саннарны түбәнәйтәбез... Һәм исегездә тотыгыз, безнең алда гомумдәүләт проекты буенча зур бурычлар тора, бик җитди эшләргә кирәк”, – диде Радий Хәбиров.
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Алан Марзаев мәгълүматларына караганда, 2020 ел башыннан юл-транспорт һәлакәтендә 428 кеше үлгән, бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 3 процентка кимрәк.
2020 елда, эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, Яңа ел чыршыларында бүлмәләрдә дә, урамнарда да әйлән-бәйлән үткәрүне тыйдылар. Бу хакта республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр итте. Ул шулай ук мәдәният учреждениеләренең Яңа ел бәйрәмнәре чорында башкарачак эшләре турында сөйләде.
Яңа ел каникуллары чорында республикада 21 меңнән артык төрле мәдәни чаралар үткәрү планлаштырылган. 9 меңе – онлайн, 12 меңе офлайн режимында узачак. Бу елның үзенчәлеге булып, нигездә, чараларны урамда һәм күпчелек онлайн үткәрү торачак. Барлык мәдәният учреждениеләре дә эшләячәк, әмма билгеле бер чикләүләр белән.
Республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итүенчә, эпидемиологик хәлгә бәйле быел республика чыршысы булмаячак. “Шуңа күрә барлык хакимият башлыкларына зур үтенеч — бездә уку отличнигы, олимпиадаларда җиңүче, я хәрби хезмәткәрләр яки аз керемле гаиләләрдән булган 780 бала бар, алар республика Башлыгы исеменнән Яңа ел бүләкләре алырга тиеш”, — дип ассызыклап үтте Ленара Иванова. Бүләкләр балаларга 25 декабрьдә бирелергә тиеш. Бу көн — Яңа ел чаралары старты һәм ул “Бүләкләр көне” дип атала.
Чара ахырында республика Башлыгы Яңа ел корпоративлары үткәрүгә каршы булуын белдерде. “Урыннарда халыкның ничек яшәвен карагыз. Авыр яшиләр. Бүгенге хәлдә бәйрәм оештыру ярый торган эш түгел”, — дип билгеләде Радий Хәбиров.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.