Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 16472гә җитте.
Соңгы тәүлектә республикада ковид тагын 155 кешедә теркәлде.
Әле республика дәваханәләрендә 766 кеше дәвалана. Аларның 52се - авыр хәлдә, 10 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2453 кеше өйдә дәвалана.
Соңгы тәүлектә 94 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 13146.
Кызганычка каршы, көн саен республикабызда ковидтан үлем очраклары теркәлә бара. Соңгы тәүлеккә яман инфекция янә ике якташыбызның гомерен өзде. Барлыгы вафат булучылар саны 108гә җитте.
Пневмониянең яңа очраклары да көн саен ачыклануын дәвам итә. Соңгы тәүлектә бу диагноз 416 кешегә куелган. 399 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы 1 846 894 тикшерү үткәрелгән, 1 804 967 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшерүләр саны – 11 537, 11 262 кеше тест үткән.