Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 декабрь 2020, 17:00

Чиргә каршы тору нәрсәгә бәйле?

Галимнәр бу уңайдан авыруны фаразлый торган махсус алгоритмны эшләгән.

Галимнәр бу уңайдан авыруны фаразлый торган махсус алгоритмны эшләгән.

Яңа коронавирус инфекциясеннән үлем ихтималы ир-егетләр өчен югарырак. Шулай ук үлем куркынычы кешенең яшенә, глюкоза дәрәҗәсенә һәм тән массасы индексына бәйле.

Бу хакта Федераль медицина-биология агентлыгы (ФМБА) галимнәре хәбәр итте. "Үлем нәтиҗәсенең ихтималлыгы өстәмә факторларга бәйле: болар - яшь, тән массасы индексының 30 проценттан артуы, пациентның ир-егетләр җенесеннән булуы, глюкоза дәрәҗәсенең никадәр тәшкил итүе", - дип җиткерә РИА "Новости" ФМБА хәбәрен.

Экспертлар 2 меңгә якын кешене анализлаган. Алар COVID-19ны симптомсыз, җиңелчә, уртача авыр һәм авыр формаларда уздырган. Әлеге мәгълүматлар нигезендә галимнәр коронавирус агымының авырлыгын югары төгәллек белән фаразлый ала торган алгоритмнар эшли алган.

Фото:ТАСС.
Читайте нас: