-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 декабрь 2020, 17:15

Ковидтан янә өч якташыбыз вафат булды...

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 16629га җитте.

Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 16629га җитте.
Соңгы тәүлектә республикада коронавирус йоктыруның яңа 157 очрагы ачыкланды. Әле 795 якташыбыз дәваханәләрдә табиблар күзәтүе астында. Аларның 56сы авыр хәлдә, 12се үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2351 кеше амбулатор дәвалана. Соңгы тәүлектә 226 якташыбыз ковидны җиңгән. Барлыгы савыгучылар саны – 13372.
Кызганычка каршы, соңгы көннәрдә республикада көн саен икешәр-өчәр гомер ковидтан өзелә. Соңгы тәүлектә дә яман инфекция өч кешенең гомерен өзгән. Барлыгы Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 111гә җитте.
Пневмония дә чигенергә уйламый. Соңгы тәүлектә бу диагноз 396 кешегә куелган, 403 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы 1 875 297 тикшеренү үткәрелгән, 1 815 041 кеше тикшерелгән.
Бер тәүлектәге тикшеренүләр саны – 10 403, барлыгы 10 074 кеше тест үткән.
Фото: vpravda.ru
Читайте нас: