-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 декабрь 2020, 14:10

Яшәртүче ризыкларны беләсезме?

Аларны ешрак кулланыгыз.

Аларны ешрак кулланыгыз.
Америка табибы Николас Перриконе геннар эшчәнлегенә йогынты ясаучы азыкларның картаюны тоткарлавын ачыклаган.
Кара шоколад. Сүз күп какаолы шоколад турында. Ул инфекцияләрдән саклый, тән тиресен шомарта.
Майлы диңгез балыклары тукымалар төзелеше өчен мөһим, аларны куллану геннарны активлаштыра, организмны яшәртә.
Корица ми эшчәнлеген яхшырта, гомерне озынайта, иммун системасына уңай йогынты ясый.
Гөмбәләр метаболизмны тизләтә, бавырны ныгыта, организмны Д витамины белән баета.
Яшел чәйдәге антиоксидантлар картаюны кисәтә, ябыктыра, тәнне яшәртә, ми эшчәнлеген яхшырта.
Кызыл шәраб – табиблар кулланырга рөхсәт иткән бердәнбер алкогольле эчемлек. Организмга май җыелуны акрынайта, йөрәк-кан тамырларына уңай йогынты ясый. Әлбәттә, чама белән кулланганда.
Фото: pohudete.ru
Читайте нас: