Галимнәр эчкечелеккә китерүче көтелмәгән бер сәбәп ачыклаган.
Йельск университеты галимнәре кайбер яшьләрнең эчкечегә әйләнү сәбәбен йокы туймауда икәнен ачыклаган.
Тикшеренүдә күп алкоголь кулланган 42 яшь кеше катнашкан. Бер атна дәвамында алар көн саен күпме эчкәннәрен язып барган. Яшьләрнең башларына йокы дәвамлылыгын үлчи торган җайланмалар кидерелгән булган.
Аз йоклау һәм иртә торуның соңыннан күп итеп алкоголь куллануга китерүе ачыкланган. Күп эчәргә яратучылар аз эчүчеләргә һәм бөтенләй эчмәүчеләргә карганда соңрак йокларга да ята бит әле...