Акчалар кайда һәм пандемияне ничек җиңәргә – Путинның матбугат конференциясендә төп цитаталар.
Русия лидеры COVID-19ның ясалма юл белән килеп чыгуы хакындада фикерен белдерде. Аның әйтүенчә, иң беренче чиратта ничек итеп чикләүләрне бетерү турында уйларга кирәк, ә гаеплеләрне эзләргә түгел. “Имеш-мимеш күп, гаепләүләрнең расланышы юк”, – диде Президент.
Путин Русиянең махсус хезмәтләренә коронавирусның килеп чыгышы хакында белергә кушканмы? Бу сорауга дәүләт башлыгы болай җавап бирде: “Әлбәттә, төрле биремнәр бирелә, ләкин бу аларның ничек үтәлешен тикшерә торган урын түгел”.