Максим Забелин медицина хезмәткәрләре эшенең югары квалификация, җаваплылык һәм рух ныклыгы таләп итүен билгеләде. Ул барлык медицина хезмәткәрләрен бу өлкәне сайлаганнары һәм хезмәтләренә барлык көчләрен, вакытларын, белемнәрен багышлаганнары өчен рәхмәт белдерде, бүләкләнүчеләргә ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек, яңа һөнәри казанышлар теләде.
“Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән Уфаның 8нче шәһәр клиник дәваханәсенең ультратавыш диагностикасы бүлеге мөдире Рөстәм Низаметдинов бүләкләнде.
Алты кешегә “Башкортстанның атказанган табибы” исеме бирелде. Алар: Уфаның 8нче шәһәр клиник дәваханәсе баш табибы урынбасары Владислав Голубятников, Республика балалар клиник дәваханәсенең анестезиолог-реаниматологлары Лидия Кошелова һәм Эльвира Мансурова, 21нче шәһәр клиник дәваханәсенең оториноларингологы Рөстәм Мифтахетдинов, Республика клиник балалар дәваханәсе баш табибы урынбасары Людмила Семавина һәм Дүртөйле үзәк район дәваханәсенең урологы Иршат Хәйруллин. “Башкортстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” исеменә Бакалы үзәк район дәваханәсенең шәфкать туташы Марина Галиева, Сибай медицина колледжы директоры Лилия Гыйльмуллина һәм “Башкортстан Республикасының югары, урта медицина һәм фармацевтик белемле белгечләрнең һөнәри ассоциациясе” президенты Ирина Засыпкина лаек булдылар.
Кичә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 16785кә җитте, инфекция тагын 156 кешедә ачыкланды.
Кызганычка каршы, ковидтан үлем очраклары да арта. Соңгы тәүлектә республикада янә өч кешенең гомере өзелүгә ковид сәбәпче булды. Барлыгы Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 114кә җитте.
Әле республикада 3207 кеше ковидтан дәвалана. Аларның 840ы дәваханәләрдә табиблар күзәтүе астында, авыруны чагыштырмача җиңел кичерүче 2367 кеше амбулатор дәвалана.
13464 якташыбыз савыккан, соңгы тәүлектә Башкортстанда 92 кеше коронавирусны җиңгән.